Ведомство турында

Татарстан Республикасының “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе (ТР “Татлизинг” ДУП) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында лизинг формасында инвестицияләр үстерү чаралары турында” 2006 елның 28 февралендәге 79 номерлы карары белән гамәлгә куелды.

Дәүләт унитар предприятиесе үзен инвестицияләгән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына һәм хуҗалык алып бару хокукында мөлкәт беркеткән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына буйсына.

ТР “Татлизинг” ДУП үзенең эшчәнлегендә Уставка, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына һәм боерыкларына, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының ведомство буенча норматив документларына таянып эш итә.  ДУП төп эшчәнлек төрләре ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының тармак буенча еллык Эш программасына кертелгән.

Контакты
Адрес: Казан ш., Карбышев ур., 5а
Телефон: 8 (843) 562-07-00
E-Mail: tatlizing@tatlizing.ru
ТР “Татлизинг” ДУП генераль директоры
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International